Вторник, 17 марта 2026 09:32

Карап торышка чыныннан аерып булмый торган уенчык коралны сатуны тыярга тәкъдим иткәннәр

Карап торышка чыныннан аерып булмый торган уенчык коралны сатуны тыярга кирәк. Дәүләт Думасының Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный шундый тәкъдим белән чыккан. Моннан тыш ул мондый уенчыктан файдаланып тәртип бозучыларга карата җаваплылыкны көчәйтү зарурилыгын белдергән, дип яза «ТАСС».

Депутат, гранаталар муляжы аркасында полициягә Мәскәүнең бер торак комплексын чолгап алырга туры килүенә тукталып, җәмәгать тәртибен бозу очрагында мондый әйберләр белән эш итүгә җаваплылыкны көчәйтергә кирәклеген билгеләп үткән.

Парламентчы әйтүенчә, карап торышка чыныннан аерып булмый торган корал рәвешендәге уенчык һәм сувенирлар җитештерү һәм сатуны тыюны карарга мөмкин. Аның фикеренчә, җитештерүчеләрдән муляжны чын коралга охшатмыйча ясауны, мәсәлән, аны әфлисун төсе кебек билгеле бер җете төсләргә буяуны яки үтә күренмәле материаллар куллануны таләп итәргә кирәк.

Выборный басым ясап әйткәнчә, куркуга салу өчен халык күп йөри торган урында белә торып уенчык граната калдыручыны билгеле бер статья буенча, әйтик, хулиганлык статьясы буенча җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк. Аның сүзләренә караганда, мондый гамәлләр курку тудыру гына түгел, бәлки әле махсус хезмәтләрнең ресурсларын исраф итүгә, кешеләрне эвакуацияләү һәм хәтта производство эшендә өзеклек чыгаруга китерергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.