Среда, 26 августа 2026 08:11

Белгеч кан басымын тәртиптә тотарга ярдәм итә торган продуктларны атады

Шпинат, руккола, яфраклы салат ише яшелчә, шулай ук кызыл чөгендер, балан артериаль кан басымын нормада тотуга гына түгел, бәлки әле аны төшерүгә дә ярдәм итә.

“Российская Газета”, “Роскачество” мәгълүматларына таянып, шул хакта яза. Кәбестә, шпинат кебек куе яшел төстәге яфраклы яшелчәдә файдалы нитратлар бар. Организмда алар азот оксидына әйләнә. Ул кан тамырларын киңәйтеп җибәрә һәм кан басымын көйли. Кызыл чөгендер дә диетик нитратларга бай. Моннан тыш анда йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегенә, кан басымын көйләүгә ярдәм итәрдәй антиоксидантлар бар. Балан да кан басымын көйләргә булыша. Әлеге җиләк шулай ук гипертониягә бәйле йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен дә кулланыла.

Моннан тыш калийга бай яшелчә һәм җиләк-җимеш: брокколи, татлы борыч, банан, абрикос, авокадо, мичтә пешерелгән чикмәнле бәрәңге кан басымын тәртиптә тотуга ярдәм итә. Шулай ук фасоль, күрәгә, кара җимеш, петрушка, миндаль һәм фундук та калий чыганагы булып тора. Калий исә организмдагы артык тозны чыгарып, кан басымы күтәрелүгә юл куймый.