Вторник, 08 сентября 2026 09:35

Казанда җәядән ату буенча «РФ Генераль прокуроры кубогы» Бөтенроссия ярышлары узачак

14-18 сентябрьдә Казандагы «Ак Барс Арена» стадионында бишенче тапкыр җәядән ату буенча «Россия Федерациясе Генераль прокуроры кубогы» Бөтенроссия ярышлары узачак. Бу хакта Россия Федерациясе генераль прокуратурасының МАКСтагы рәсми каналында хәбәр ителә.

Бу – Россия Җәядән ату федерациясе тарафыннан Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы ярдәме белән оештырылган еллык спорт ярышы.

Ярышларның максаты – физик культураны һәм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, халыкны актив ял итүгә һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.