Вторник, 03 февраля 2026 15:27
Татарстан халкын -32 градуска кадәр салкыннар турында кисәттеләр
Алдагы төндә һәм 4 февраль иртәсендә Татарстанда, шул исәптән Казанда, температура −25...-30 градуска кадәр, ә республиканың көнбатышында −32 градуска кадәр төшәргә мөмкин
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә мондый салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта дип кисәтәләр.
Республика халкына төп куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәләр:
- ватык мичләрдән файдаланмаска;
- кулдан ясалган җылыткычларны кабызмаска;
- эшли торган мичләрне һәм электр җылыткычларны караусыз калдырмаска;
- Татарстанлыларга җылыту приборларына игътибарлы булырга һәм көчле суыклар вакытында урамда булу вакытын мөмкин кадәр чикләргә киңәш итәләр.