Среда, 15 апреля 2026 13:24

Фәрит Мөхәммәтшин «Казанның Мактаулы гражданы» исеменә лаек булды

Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга «Казанның Мактаулы гражданы» исеме бирелде. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының VII сессиясе барышында билгеле булды. Әлеге инициатива белән Казан мэры Илсур Метшин чыккан иде.

Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге Татарстан һәм аның башкаласы үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Ул 30 елдан артык Татарстан Дәүләт Советын җитәкләде.

«Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт эшчәнлеген иртә башлый һәм һөнәри үсешнең барлык баскычларын үтә – заводта эшләүче белгечлектән алып югары дәүләт вазыйфаларына кадәр. Ул тәҗрибәле һәм зирәк җитәкче буларак танылу алды, гомерен туган җиргә хезмәт итүгә багышлады», – дип басым ясады Илсур Метшин.

Фәрит Мөхәммәтшин 1991 елда республиканың югары закон чыгару органын – Югары Советны җитәкли, ә 1995 елдан 1998 елга кадәр республиканың Премьер-министры вазыйфасын башкара. «Бөтен ил өчен борылыш чорында Фәрит Хәйрулла улы үзен республика һәм федератив үзәк мәнфәгатьләре арасында баланс табарга сәләтле алдан күрүчән сәясәтче итеп күрсәтте. Ул Татарстан тарихында республика үсешен билгеләгән иң әһәмиятле вакыйгаларда актив катнашты», – диде шәһәр мэры.

Фәрит Мөхәммәтшин 1992 елда төбәк статусы турында референдум әзерләүне һәм уздыруны да кертеп, Татарстан Республикасы суверенитетының хокукый базасын формалаштыруда зур роль уйнады. Премьер-министр вазыйфасында ул базар реформалары чорында икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итте, эре предприятиеләрне хосусыйлаштырганда республика мәнфәгатьләрен яклады.

Фәрит Мөхәммәтшин 1998 елдан Дәүләт Советын җитәкләде. Аның җитәкчелеге елларында республика закон чыгару инициативалары саны буенча лидерлар рәтенә керде, шуларның 18е федераль дәрәҗәдә кабул ителде. Аның контролендә тузган торакны бетерү, Казанның тарихи үзәген реконструкцияләү, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү программалары гамәлгә ашырылды, инфраструктура һәм юл хуҗалыгы үсеш алды, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтелде, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системалары камилләштерелде.

Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасындагы эшенең зур бер өлеше халыкара хезмәттәшлек һәм чит илләрдәге ватандашларга ярдәм итү булды.

«Фәрит Хәйрулла улының дәүләт эшчәнлеге җаваплылык, зирәклек һәм халыкка хезмәт итү принципларының гәүдәләнеше булды, Татарстан Республикасы тарихында онытылмас эз калдырды. Һәм бүген Фәрит Хәйрулла улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе сыйфатында республиканы алга алып барырга тиешле кешеләр белән үзенең бай тәҗрибәсе һәм зирәклеге белән уртаклашуын дәвам итә», – дип белдерде Илсур Метшин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.