«Татар теле – халкым теле» бәйгесе дәвам итә
Тиздән «Татар теле – халкым теле» иҗади конкурс-семинарының икенче этабы башланачак. Чара татар теле һәм әдәбияты укытучыларының абруен күтәрүне, заманча укыту алымнарын популярлаштыруны күздә тота. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында оештыручылар әлеге чараның ничек узачагы турында сөйләде.
Проектны Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Сәләт» балалар һәм яшьләр берләшмәсе оештыра.
Конкурс ике этапта уза. Читтән торып катнашу өлеше 23 мартка кадәр дәвам итәчәк. Иҗади бәйге һәм көндезге этабы исә 10–12 апрельдә үтәчәк. Җиңүчеләрне Чуашстанның Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» үзәгендә узачак семинарда көтәләр. Анда 50 укытучы һәм 40 лап укучы катнашачак.
«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова белдергәнчә, телне өйрәнү, яшь буында туган телгә карата мөнәсәбәт булдыру заманадан яңа ысуллар таләп итә. «Телнең төрле өлкәләрдә кулланылышын булдырабыз. Остазларыбыз бар. Алар арасында үзара аралашу мәйданчыгын булдыру бер бурыч булса, икенчесе – заманага туры килгән яңа ысулларны эзләү, булдыру һәм аны укытучылар арасында тарату, – диде Айгөл Габдрахманова.
Бәйгенең координаторы Ләйлә Алембикова әйтүенчә, беренче этапта татар телен укытканда, халкыбызның бай мирасын куллану соралса, икенчесендә заманча технологияләргә басым ясалачак.
– Социаль челтәрләрдә дә татар телен куллану активлаша бар. Балалар белән бер дулкында булу бик мөһим. Шуңа күрә татар телен укытканда, ясалма фәһем, онлайн платформалар, блогерлык мөмкинлекләрен куллану да кирәк, –диде ул.
Сәләт «Алмагач» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, узган ел узган бәйгенең җиңүчесе Ризәлә Гыйләҗева үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.
– Без дүрт көн дәвамында бик күп белемнәр тупладык. Тәҗрибәле укытучыларның ачык дәресләрен карау, белгечләрнең киңәшләрен ишетү, остаханәләрдә катнашу, кичке чараларда ял итүнең файдасы зур булды. Бер-беребез белән узышу, кемнәндер өстенрәк булу дигән нәрсәләр булмады. Чын мәгънәсендә, аралашу, үсеш мәйданчыгы иде бу. Без, укытучылар, заманнан калышмаска тиеш. Заманча технологияләрне кулланганда, мәдәни кодны үзәккә алып, аны дәресләребездә ачарга тиеш дип уйлыйм. Балалар кызыклы, уенлы, җырлы-биюле дәресләрне бик ярата, – диде яшь укытучы Ризәлә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.