Пятница, 17 апреля 2026 15:01

2026 елда Татарстан мәктәпләрендә имтиханнар кайчан уза һәм тәртипләре ничек үзгәргән?

2026 елда Татарстан мәктәпләрендә имтиханнар кайчан уза һәм тәртипләре ничек үзгәргән?

2026 елда Татарстанда Төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) һәм Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучы 66 меңнән артык укучы тапшырачак – бу узган елгыга караганда 4,2 меңгә күбрәк. БДИ уздыру форматы үзгәрешсез калды, ә ОГЭга яңалыклар кертелде. Тулырак – «Татар-информ» язмасында.

Быел чыгарылыш укучылары өчен БДИның төп чоры 1 июньдә башлана

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын 18 меңнән артык укучы тапшырырга планлаштыра, дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.

Хәзер БДИны вакытыннан алда тапшыру чоры бара. Ул 20 мартта башланды һәм 20 апрельгә кадәр дәвам итә. Республикада аны 33 кеше тапшыра.

«Рособрнадзор карары буенча, быелгы чыгарылыш укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 1 июньдә башлана. Ул 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Башта дәүләт йомгаклау аттестациясе Соңгы кыңгыраудан соң ук башлана иде. Быел мәктәп укучылары уку елын тулысынча тәмамлаячак. Балаларның әзерләнергә, өйрәнгән материалларны кабатларга һәм соңыннан имтихан тапшырырга вакытлары булачак», – диде Минзәлия Закирова.

Имтиханнар чоры тарих, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башлана. Чыгарылыш укучылары БДИның мәҗбүри фәннәрен 4 июньдә (рус теле) һәм 8 июньдә (математика) тапшырачак.

«Төп чорның резерв көннәрендә, 22 – 25 июньдә, БДИны узган еллардагы чыгарылыш укучылары тапшыра. Аларның имтиханнарны бары тик резерв көннәрендә генә тапшыру мөмкинлеге бар. Моннан тыш, бу вакытта имтиханнарны төп чорда имтихан даталары туры килгән быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук нигезле сәбәпләр аркасында төп көннәрдә БДИ тапшыра алмаганнар укучылар тапшыра ала», – дип ачыклык кертте мәгариф һәм фән министры урынбасары.

Төп чор нәтиҗәләре 1 июльдән дә соңга калмыйча игълан ителергә тиеш.

«Имтиханнарны киредән тапшыручы чыгарылыш укучылары саны елдан-ел арта бара»

БДИның өстәмә чорында – 4, 8 һәм 25 сентябрьдә – рус теле һәм база математикадан төп чорда канәгатьләнерлек билге алмаган яки авыру сәбәпле имтиханда була алмаган укучылар киредән тапшыра ала.

Элекке кебек үк, быелгы чыгарылыш укучылары да нәтиҗәне яхшырту өчен БДИның бер фәнен яңадан тапшыра ала. Искәртеп үтик, мондый мөмкинлек Россия Президенты Владимир Путин карары буенча барлыкка килде. «Президент көннәре» 8 һәм 9 июльгә билгеләнгән.

«Яңадан тапшырылган имтиханның нәтиҗәләре исәпкә алынуны истә тотарга кирәк. Бер яктан, бу – риск, икенче яктан – нәтиҗәне яхшырту мөмкинлеге. Имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлеген файдаланучы чыгарылыш укучылары саны елдан-ел арта бара», – диде спикер.

Аның сүзләренчә, аттестат алу өчен төп фәннәр – рус теле һәм математика буенча БДИ тапшыру да җитә. Ләкин югары уку йортына кергәндә профильле математика буенча БДИ нәтиҗәләре исәпкә алына. Моннан тыш, мәҗбүри фәннәрдән кала югары уку йорты профиле буенча ике сайланма фән дә тапшырырга кирәк.

«Туган тел һәм әдәбият буенча имтихан сайлаган укучылар саны арта»

Быел 16,5 меңнән артык укучы 11 сыйныфны тәмамлый. 2025 ел белән чагыштырганда аларның саны 1,2 мең кешегә арткан, дип сөйләде Минзәлия Закирова.

«Профильле математика сайлауда уңай динамика күзәтәбез. Физика сайлаучы чыгарылыш укучылары саны 3 процентка артты. Күп очракта фәнне сайлау югары уку йортына кабул итү кагыйдәләренә нигезләнә», – диде ул.

Югары уку йортларына кергәндә кирәк булган БДИның минималь баллары да үзгәргән. Физика, тарих, информатика, чит телләр, химия, биология, математика буенча баллар арткан.

Чыгарылыш сыйныф укучысына аттестат алу өчен узган елгы кебек үк рус теле буенча БДИда – 24, профильле математика буенча 27 балл җыю җитә. Әмма дәүләт югары уку йортына документлар тапшыру өчен профильле математика буенча кимендә 40 балл булырга тиеш. Ә рус теле буенча минималь баллар аерыла: Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы уку йортларына керү өчен – 40, ә Россия Мәгариф министрлыгына караган уку йортларына керү өчен 42 балл кирәк.

«Туган тел һәм әдәбият буенча бердәм республика имтиханын сайлаучы чыгарылыш укучылары да артты. 28 майда татар теле буенча имтиханны 44 укучы тапшырырга җыена, бу узган елгыга караганда 59 процентка күбрәк», – диде Минзәлия Закирова.

«Колледжларны тәмамлап, БДИ тапшыручылар саны ике тапкырга диярлек арткан»

Колледжларны тәмамлап, БДИ тапшыручылар саны ике тапкырга диярлек арткан: 2025 елда 166 кеше булса, 2026 елда – 319 кеше, диде министр урынбасары.

Бу колледж һәм техникумнардан соң югары уку йортына абитуриентлар кабул итү тәртибендәге үзгәрешләр белән бәйле, дип аңлатты ул.

«Әгәр бакалавриат һәм белгечлек программалары профиле урта һөнәри белем юнәлешенә туры килми икән, күп очракта БДИ нәтиҗәләре кирәк була», – диде Минзәлия Закирова.

Аның сүзләренчә, урта һөнәри белем бирү оешмалары чыгарылыш укучылары арасында рус теле, биология, профильле математика, җәмгыять белеме һәм химия популяр.

«Әгәр укучыны имтиханнан чыгарып җибәрәләр икән, киредән тапшыру мөмкинлеге юк»

Минзәлия Закирова имтихан тапшырганда укучылар өчен ниләр тыелганын да аңлатты:

  • Үзең белән элемтә чаралары, электрон-санау техникасы, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә әсбаплар, язмача искәрмәләр, мәгълүмат саклау һәм тапшыру өчен башка чаралар алу;
  • Аудиториядән һәм имтихан уздыру пунктыннан караламалар, кәгазь һәм электрон рәвештә имтихан материаллары алып чыгу;
  • Имтихан материалларын фотога төшерү;
  • Контроль-сынау материаллары текстында күрсәтелгәннәрдән тыш, белешмә материаллардан файдалану;
  • Имтихан уздыру пунктында оештыручыдан башка йөрү;
  • Сөйләшү, күчеп утыру, теләсә нинди материаллар һәм предметлар белән алмашу.

«Тәртип бозган очракта, БДИда катнашучы имтиханнан чыгарып җибәрелә. Һәм быел инде ул имтиханны кабат тапшыра алмый. Әгәр ул рус теленнән яки математикадан начар билгегә тапшыра икән, аларны резерв көннәрендә яки көзге чорда яңадан тапшыра ала, ә имтиханнан чыгарып җибәрелгән икән инде, яңадан тапшыру мөмкинлеге юк», – диде мәгариф министры урынбасары.

Имтихан уздыру тәртибен бозу турында апелляцияне имтихан уздырган көнне дәүләт имтихан комиссиясе әгъзасына тапшырырга була, тик моны имтихан уздыру пунктыннан чыгып киткәнче эшләргә кирәк. «Әгәр укучы аудиториядән чыгып киткән икән, апелляция кабул ителми», – диде Закирова.

Быел Татарстанда төп дәүләт имтиханын тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 48 меңнән артык укучы тапшыра

«Тугызынчы сыйныфларда имтиханнар ОГЭ 2.1 технологиясен кулланып оештырылачак»

Быел Татарстанда төп дәүләт имтиханын тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 48 меңнән артык укучы тапшырачак. Узган ел белән чагыштырганда, тугызынчы сыйныф укучылары 3 мең кешегә диярлек күбрәк, дип сөйләде министр урынбасары.

ОГЭны вакытыннан алда тапшыру 21 апрельдән 18 майга кадәр, төп чоры – 2 июньнән 6 июльгә кадәр, өстәмә чоры 3 – 25 сентябрьдә була.

«Тугызынчы сыйныфта дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен рөхсәт булып йомгаклау әңгәмәсе тора. Быел йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәләрен эшкәртү өчен веб-технологияләр кулланыла башлады. Һәр мәктәп «Веб ИС-9» автоматлаштырылган системасындагы шәхси кабинетта катнашучыларның нәтиҗәләрен тутырды. Укытучылар кәгазь тутырмады. Шулай итеп, балаларның мәгълүматларын эшкәртү вакыты кыскарды. Бу технология үзен аклады», – диде Минзәлия Закирова.

Минзәлия Закирова сүзләренчә, быел тагын бер яңалык – ОГЭ 2.1. технологиясе кертелгән.

«Быел беренче тапкыр тугызынчы сыйныфларда имтиханнар уздыру шушы технологияне кулланып оештырылачак. Ул БДИ технологиясенә тәңгәл. Имтихан материаллары сакланган Интернет челтәре аша тапшырылачак һәм аудиториядә бастырылачак, имтихан материалларын сканерлау имтихан уздыру пунктында башкарыла», – диде ул.

Моннан тыш, Татарстанда һөнәри белем үтемлелеген киңәйтү буенча тәҗрибә уздырыла. Анда катнашучылар дүрт имтихан урынына ике мәҗбүри имтихан – рус теле һәм математика гына тапшыра ала.

Бу тәҗрибәдә эшче һөнәр үзләштерергә теләүче тугызынчы сыйныф укучылары катнаша. Ике имтихан нәтиҗәләре буенча аттестат белән алар республикада ихтыяҗ булган 33 һөнәрнең берсен сайлый ала. Тәҗрибәдә катнашу өчен 3,6 меңнән артык чыгарылыш укучысы гариза биргән, диде министр урынбасары.

«Физика һәм биология сайлаучылар саны арткан»

ОГЭ буенча сайлап ала торган предметларның беренче бишлегенә, узган елгы кебек үк, география, информатика һәм җәмгыять белеме керде, диде Минзәлия Закирова.

«2025 ел белән чагыштырганда, физика һәм биология сайлаучылар артты. Күп еллар эчендә беренче мәртәбә география тапшыручылар 3,6 процентка кимеде», – диде ул.

Сайланма фән буларак туган телне 5,8 меңнән артык укучы тапшырачак, бу узган елгыга караганда йөз кешегә күбрәк, – дип өстәде министр урынбасары.

5,7 меңнән артык укучы татар телен, 70 укучы – чуваш теле, 24 укучы – удмурт теле, 22 укучы – мари теле буенча имтихан сайлаган. Туган телдәге әдәбиятны 12 кеше тапшырырга планлаштыра.

«Күзәтүче булыр өчен әти-әниләр Рособрнадзорда аккредитация узарга тиеш»

Узган елда имтиханнарда күзәтүче буларак 343 әти-әни катнашкан. Быел бу практика дәвам итәчәк, диде Минзәлия Закирова.

Аның сүзләренчә, чыгарылыш сыйныфны тәмамлаучы баласы булган әти-әниләр күзәтүче булыр өчен Рособрнадзорда аккредитация узарга тиеш.

«Тик ата-аналар контроль пунктына гына килә. Алар чыгарылыш укучыларының имтихан уздыру пунктына керүен, аларны металл кысалар янында тикшереп кертүләрен күзәтә ала. Әгәр аларга хокуклар бозылган кебек тоелса, алар үз мөрәҗәгатьләрен пунктта күрсәтелгән телефон аша юллый ала. Әти-әни үз баласы имтихан тапшыра торган пунктка килә ала», – дип аңлатты министр урынбасары.

Моннан тыш, дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашучыларның хокукларын яклау өчен имтихан уздыру пунктларында Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең вәкилләре булачак. «Аларның бурычы – һәр укучы өчен объектив шартларны тәэмин итеп, теләсә нинди инцидентка оператив җавап бирү», – диде ул.

Моннан тыш, имтиханнарда хокук бозулар турында дәүләт хезмәтләре порталындагы кире элемтә платформасы һәм «Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.

«Берничә ел элек ата-аналар үз балаларының шәхси мәгълүматларын эшкәртүдән баш тарткан очраклар булды. Ә бу дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу өчен кирәк. Без аларны ышандырырга тырыштык. Әмма хәзер законлы нигез бар – шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык таләп ителми. Без моны дәүләт мәгълүмат системасы аша оештыра алабыз», – дип йомгаклады Закирова.