Радик Сабировның әнисе: «Минем бердәнбер юанычым – аның фатирында берүзе генә калмавы»
«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист, филология фәннәре кандидаты Радик Сабировның якты дөньядан китүенә 40 көн вакыт узып та китте. Шул уңайдан «Татмедиа»да аны искә алу мәҗлесе узды.
Бер дә көтмәгәндә, 47 яшендә Радик Сабировның тромб өзелү сәбәпле вафат булуы турында килеп ирешкән хәбәр «Татмедиа» хезмәткәрләре өчен аяз көнне яшен суккандай булды. Бу хакта мәҗлес вакытында сүз әйтүчеләр дә күп тапкыр искәрттеләр. Радик Сабировның кырыгына әти-әнисе Алсу апа белән Рәшид абый, энесе белән сеңлесе, дуслары, хезмәттәшләре – бик күп кеше чакырылган иде.
Әкренләп кунаклар килә бара, килгәннәр дөньядагы хәлләр, планнар турында сүз алышалар. Кеше китсә дә, тормыш дәвам итә бит әле, ләкин иң зур хәсрәт якынын югалткан кешеләр җилкәсенә төшә.
Каршымда Радик абыйның әнисе утыра, әмма ул, әйтерсең лә, бу залда, мондагы кешеләр арасында түгел. Аның карашы экранда алышынып торган улының фотоларына төбәлгән, күзләрендә яшь. Ике сәгатькә сузылган мәҗлес дәвамында ул авызына бер кисәк тә ризык капмады. Үз балаңның кырыгында утыру никадәр авыр икәнен күз алдына китерү дә кыен.
Әнисе: «Радикны кочакларга теләсәң, әкрен генә читкә китә иде. Ә соңгы вакытларда үзе кочакларга килә башлады...»
«Күз алдымда шундый фаҗига булды. Камал театрына безне каршы алырга килде ул. Өендә безгә ашарга пешереп, йокы урыннарын әзерләп куйган. Минем бердәнбер юанычым – аның фатирында берүзе генә калмавы. Ишекләрне ватып керергә туры килмәде. Дүрт ягы да сәламәт иде… дип әйтә алмыйм. Алай булса, бүген җир астында ятмас иде. Имгәнмәгән иде. Аны машинада күргәч, мин шундук кычкырырга тотындым. Шул мизгелдә театрдан чыгып килүче ир белән хатын аны тиз генә машинадан алып, ясалма сулыш ясый башладылар. Дөньяда яхшы кешеләр бар, алар бит Радикның кем икәнлеген дә белми иделәр. «Сез кем?» – дип сорагач, «Апа, без табиблар», – диделәр. Алар 45 минут буе азапландылар. Ләкин без чыкканда, Радик инде киткән булган...
Мин ул кешеләргә гел рәхмәтле булып йөрим. Монда булган кешеләргә шулай ук аерым рәхмәтләремне җиткерәм. Сез булмасагыз, без югалып калыр идек.
Өч балабыз бар. Башкалар кебек кочаклашып-үбешеп йөрмәсәләр дә, бер-берсен бик якын күрделәр. Радикны кочакларга теләсәң, һәрвакыт әкрен генә читкә китә иде. Ә соңгы вакытларда үзе кочакларга килә башлады. Димәк, ул сизгән инде үзенә нәрсә киләсен...
Авылдашыбыз, журналист Газиз Кашапов үлгәндә без әле яшь идек, аның 49 яшенә кадәр яшәве безнең өчен бик озак кебек тоелган иде ул вакытларда. Ул яшь бернәрсә дә түгел икән, улымның гомере кыска булган инде», — диде ана кеше.
Шамил Садыйков: «Радик җиңүче булып китте»
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамиль Садыйков Радик Сабировның татар медиасы өчен башкарган эшләрен искә алды.
«Без – Татарстан журналистлары – зур бер гаилә булып эшлибез. Һәм бер көнне шул гаиләгә зур кайгы килде. Уянып китүгә, иртә белән эшкә барырга җыенган кешеләр шок хәлендә калды. Кич белән үз аякларында озаткан Радикны иртән кара машина белән каршы алдык.
Иртә белән килгәндә ул безне каршы ала, ә кич белән киткәндә озатып кала иде. Шимбә көнне дә эшкә килсәң, ул монда. Анысыз дөнья ничектер бушап калды.
Ләкин ул үзеннән соң зур мирас калдырды. Татар электрон матбугаты күтәрелгән чорда Радик шул юлны салучыларның берсе булды. Әлбәттә, аннан көлүчеләр дә, тәнкыйтьләүчеләр булды. Әмма нәтиҗәдә ул җиңүче булып китте. Иң популяр татар сайтын, социаль челтәрләрен булдырды», — дип сөйләде ул.
Илшат Әминов: «Радикны алыштырып булмый»
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов киләчәктә Радик Сабиров исеме белән «Алтын каләм»дә блогерлар яки мультимедиа номинациясен атап булуын әйтте.
«Аның китүенә әле дә ышанып булмый. Күп кенә хезмәттәшләребез китсә дә, Радикның китүен аеруча авыр кичердем мин. Атна саен очрашып тордык. Без гел бер-беребез белән шаяртабыз, ләкин Радик белән шаяртырга авыр иде, бер дә үтеп булмый иде аңа.
«Шәһри Казан» сайтының рейтингларда шулкадәр тиз күтәрелүенә гаҗәпләнә идём. Шимбә, якшәмбе көннәрендә дә материаллар чыгып тора. «Сездә ял көннәрендә SMM-белгечләр эшлиме?» – дип сорый идём. «Юк, үзем чыгам да эшлим», – ди иде.
Аның кебек эшенә, милләтенә бирелгән кешеләр сирәк. Радикны алыштырып булмый. Әмма аның эшен дәвам итүчеләр булыр, дип ышанам», — дип искәртте ул.
Эльза Хамматова: «Беркайчан да авыр сүз әйткәне булмады»
Хәзерге вакытта «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире вазифасын башкаручы Эльза Хамматова Радик Сабиров белән сигез ел бер коллективта эшләүләрен искә алды.
«Бердәм, дус коллектив булып эшләдек. Тормышта төрле хәлләр була, әмма аның беркемгә дә авыр сүз әйткәне булмады. Аның китүе – безнең өчен дә, «Шәһри Казан» өчен дә бик зур югалту», – диде ул.
Фәнзилә Җәүһәрова: «Соңгы елларда ул минем укытучым булды»
«Татар ядкәрләре» проекты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова Радик Сабировны студент елларыннан ук белүен сөйләде.
«Радикны мин студент вакыттан ук беләм, мин аның укытучысы булдым. Аннары ул безнең кафедрада аспирант, укытучы булды. 2011 елда безнең уку йорты КФУга әйләнде. 2014 елда безгә: «Китергә тиешсез», — диделәр. Мин каршы чыктым инде, ә Радик кычкырып көлмәсә дә, авыз кырые белән генә елмаеп: «Фәнзилә апа, мин китәм», — диде.
Аның язма теле шулкадәр камил иде ки, текстларына хәтта корректура да кирәкми иде. 2020 елда нәкъ Радик тәкъдиме белән «Татар ядкәрләре» проекты барлыкка килде. Әгәр дә Радик башта укучым, аннары хезмәттәшем булса, соңгы елларда ул минем укытучым булды. Бик дустана мөнәсәбәтләрдә булдык без.
Укучыңның укытучыга әйләнүе, аннары аны югалту – бик зур хәсрәт. Әмма мин аны китте дип әйтә алмыйм, ул әле дә минем янымда. Мин әле дә аның язмаларын укыйм, киңәшләрен искә төшерәм», — диде ул.
Фәнзилә Җәүһәрова шулай ук Радик Сабиров исемендәге премия булдырылган очракта «Татар ядкәрләре» проекты тарафыннан 100 мең сум акча бүлеп бирергә әзер булуларын белдерде.
Фәүзия Солтан: «Ярты йөрәгебезне өзеп китте»
Әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин гаиләсе аны үз улы кебек күргән. Тәлгат әфәнденең хатыны Фәүзия Галиуллина-Солтан:
«Радигыбызны без бишенче улыбыз кебек яраттык. Вакыты никадәр тыгыз булуга карамастан, Яңа ел алдыннан безгә Кыш Бабай булып керә иде. Аны яратмыйча мөмкин түгел иде. Ярты йөрәгебезне өзеп китте. Олы улым белән аралары 2 генә ай, өстәвенә, шулкадәр охшаш бер-берсенә. Рәсимемне сагынганда: «Үз улым шикелле бит син миңа», – дип, аркаларыннан сөеп ярата идём мин аны», – диде ул.
Илназ Фазуллин: «Тиздән исән чагында әзерләп киткән «Сабантуй батырлары» китабы дөнья күрәчәк»
«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин Радик Сабировның иҗади мирасын бәяләде.
«Радик китапның кадерен белде. Исән чагында ук ул шактый гына китаплар чыгарды: көрәш темасына ел саен «Батырлар илендә» дигән җыентыклар бастырды, фәнни яктан Хәсән Туфан иҗатын өйрәнгән хезмәтләрен чыгарды. Озакламый аның шулай ук исән чагында әзерләп киткән «Сабантуй батырлары» китабы дөнья күрәчәк. Аның мирасы бик зур. Татар телле социаль челтәрләрне үстерүгә дә бик зур роль кертте», — дип искәртте ул.
Шулай ук Радик Сабировның кырыгына багышланган мәҗлескә аның хезмәттәшләре һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте әзерләгән «Язмыш: истәлекләр, публицистик язмалар» исемле китапны бастырылды.
Җыентыкта Радик Сабировның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре истәлекләре тупланган. Шулай ук китапка аның төрле елларда иҗат иткән публицистик мәкаләләре дә кертелгән.
-
«Ул китапны яза башлаган булган»: Радик Сабировның кырыгына аңа багышланган китап чыкты