Марат Әхмәтов Чаллы Сабан туена килде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Чаллы Сабан туе мәйданына килде.
Бүген автошәһәрдә берьюлы өч мәйданда татар халык бәйрәме — Сабан туе үтә. «Яр буе» паркының «Авыл» һәм «Әкият» кече мәйданнарында кунаклар шәһәрнең традицияләре белән танышачак, республика осталарының һөнәрләр ярминкәсендә булачак, ә балалар спорт уеннарында һәм көрәш турнирында катнашачак.
Үзәк мәйданда «Сабан туе — туган җиребезнең энҗесе» дип аталган театральләштерелгән программа тәкъдим ителәчәк. Традицион рәвештә ат спорты ярышлары һәм «Сабан туе батыры» исеме һәм төп приз — «Лада Веста» автомобиле өчен көрәш турниры узачак.
Чаллы Сабан туеның программасы зур концерт белән тәмамланачак. Анда Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак.
Быел шәһәр 400 еллыгын билгеләп үтә.
/Татар-информ