Актанышның талантлы балалары «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабыннан зур җиңүләр белән кайтты
Актаныш районының сәләтле балалары Әгерҗе шәһәрендә узган «Созвездие-Йолдызлык» республика эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында катнашып, лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте.
Әлеге абруйлы иҗади бәйгедә Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укучылары аеруча уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яуладылар.
«Вокал – соло» номинациясе
II кече яшь төркеме (8–11 яшь):
-
Марсель Шәрипҗанов
-
Диләрә Шәрәфетдинова — махсус приз ияләре
(остазлары — Лилия Мостафина)
Урта яшь төркеме (12–15 яшь, малайлар):
-
Ранил Әхмәдишин — 1 урын (остазы — Сирина Исламова)
-
Тимур Фәрхетдинов — 2 урын (остазы — Лилия Мостафина)
Урта яшь төркеме (12–15 яшь, кызлар):
-
Айзадә Гыйлаҗева — 1 урын
-
Зәлия Гыйлаҗева — 2 урын
(остазлары — Сирина Исламова) -
Ләйсән Хәбирова — 1 урын
-
(остазы — Илсөя Заһитова)
-
Әминә Зиннурова — 2 урын
(остазы — Лилия Мостафина)
«Вокаль ансамбльләр» номинациясе
Кече яшь төркеме:
-
«Тамчы» вокаль ансамбле — 1 урын
(остазы — Лилия Мостафина)
Урта яшь төркеме:
-
«Умырзая» вокаль ансамбле — 2 урын
(остазы — Разида Хаҗиева)
«Хореография» номинациясе
Кече яшь төркеме:
-
«Шатлык» бию ансамбле — 1 урын
(остазлары — Илдар Хатмуллин, Айзирәк Локманова)
Урта яшь төркеме:
-
«Ак инеш» бию ансамбле — 1 урын
(остазлары — Лилия Фәтхуллина, Алмаз Закиров) -
«Ший Памаш» бию ансамбле — 3 урын
(остазлары — Айнур Хөсәенов, Ирина Миңнекәева)
Актаныш районын данлап чыгыш ясаган яшь артистларны һәм аларның остазларын ихлас күңелдән котлыйбыз. Аларга республика фестиваленең алдагы этапларында да зур уңышлар телибез.
Әлеге фестиваль яшь талантларны барлау, иҗади үсеш өчен мөмкинлекләр ачу һәм милли сәнгатебезне үстерүдә мөһим мәйдан булып тора.