Четверг, 19 марта 2026 12:14

Студентларга бәби тапкан очракта 200 мең сум биреләчәк

Төбәкләрдәге демографик вазгыятьне яхшырту өчен ярдәм чаралары исемлегенә студентка баласы туган очракта 200 сумлык бер тапкыр түләү кертелгән.

Бу хакта “ТАСС” Россия вице-премьеры Татьяна Голикова аппараты мәгълүматларына таянып яза. Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, 2023 ел йомгаклары буенча бала туу күрсәткече Россиядәге уртача күрсәткечтән кимрәк булган 41 төбәктә демографик программа, 2025 елдан башлап, “Гаилә” илкүләм проекты нигезендә, федераль үзәкнең финанс ярдәме нигезендә гамәлгә ашырыла. Быел тагын бер ярдәм чарасы өстәлгән.

Студентлар гаиләсендә бала туганда, кимендә 200 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү бирелә.