Воскресенье, 08 февраля 2026 18:03

Олысы да, кечесе дә яратып карады

Олысы да, кечесе дә яратып карады

Район мәдәният учакларында театраль фестиваль — бәйге дәвам итә.

Мисал өчен, 7 февраль көнне район мәдәният бүлеге белгечләреннән торган җюри, авылдашлары алдында Ямбулат һәм Тәмте-Мәтәскә авылы үзешчәннәре имтихан тотты. Алар бу юлы тамашачыга Фоат Садриевның «Безнең авылның кызлары» исемле ике кисәктән торган драмасын тәкьдим итте. Бөек Ватан сугышы елларында әби-бабаларыбызның батырлыгын суратләгән әлеге әсәрне олысы да, кечесе дә яратып карады. Рольләрне Әлфира Кәримуллина, Илсур Камалиев, Рәсүлә Вәлиуллина, Шәфкать Кәримуллин, Гөлфия Хәлиуллина, Гөлчәчәк Камалиева, Гөлфирә Гәрәева һәм Гөлсия һәм Руфия Минһаҗевалар башкарды. Спектакльнең тавыш операторы Алисә Дәүләтшина.

Бу хакта тулырак «Теләче» район газетасының киләсе саныннан укый аласыз.