Пятница, 10 июля 2026 13:31
Район халкын Ләкегә Питрауга көтәләр
12 июльдә, 15.00 сәгатьтә Ләке авылында керәшен халкының традицион бәйрәме – Питрау уздырылачак.
Бәйрәм программасы бай һәм күңелле булырга вәгъдә итә. Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин район активына бүләкләр тапшырачак.
Сәхнәдән Татарстанның атказанган артисткасы Татьяна Ефремова, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Ишморатов, «Керәшен чибәре-2021» Лиана Антонова, шулай ук иҗат коллективлары чыгыш ясаячаклар.
Бәйрәм кунакларын «Керәшен түтие» бәйгесе, халык уеннары һәм башкалар көтә.
Опубликовано в
Персонально