Илья Начвин Россия почтасы көне уңаеннан тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин Россия почтасы көне уңаеннан тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Министр билгеләп үткәнчә, почта хезмәте заманча элемтә тармагының нигезен тәшкил итә. Бүген технологияләр тиз үссә дә, почта һаман да мөһим элемтә чарасы булып кала, бигрәк тә авыл җирлекләрендә.
Хәзерге вакытта Татарстанда 1 108 почта бүлекчәсе эшли, аларда 6,2 меңнән артык хезмәткәр хезмәт куя. Ел дәвамында почтальоннар 55 миллион хат, 16 миллион газета һәм 263 мең пенсия тапшырган.
Министр сүзләренчә, республика авыл почтальоннарына ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Быел бу максатка республика бюджетыннан 55,3 миллион сум бүленгән. Моннан тыш, Татарстанда 215 авыл почта бүлекчәсен яңарту эшләре алып барыла.
Илья Начвин почта хезмәткәрләренә һәм тармак ветераннарына җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, нык сәламәтлек, иминлек, тотрыклылык һәм һәрчак яхшы хәбәрләр генә теләде.