Вторник, 03 февраля 2026 10:32

Апаста бердәнбер калган Бөек Ватан сугышы ветераны Саләхов Хәйретдин Саләх улы вафат

Апаста бердәнбер калган Бөек Ватан сугышы ветераны Саләхов Хәйретдин Саләх улы вафат

Аңа 101 яшь тулган иде.

Бөек Ватан сугышы ветераны Саләхов Хәйретдин Саләх улы 1924нче елның 15 июлендә Апас районы Үтәмеш авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1931-1934 елларда ул үз авылының башлангыч мәктәбендә, 1935-1939 елда Болын-Балыкчы җидееллык мәктәбендә белем ала. 1939нчы елда гаиләләре белән Свердловск өлкәсенә күченеп китәләр. Унбиш яшьлек Хәйретдин урман кисүче булып эшли башлый. Уналты яшендә – Чиләбе өлкәсендә “Никель” заводы эшчесенә әйләнә. 1942 нче елның авгусында Хәйретдин абый армиягә алына. Владимир шәһәрендә минометчылар хәзерләүче полк мәктәбе курсанты, берничә айдан миномет расчеты командирына әйләнә һәм Сталининградка җибәрелә.

Хәйретдин Сәлах улы Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен үзеннән зур өлеш кертә. 1943нче елның 6нчы гыйнварында ул беренче тапкыр яралана: баш сөягенә снаряд кыйпылчыгы килеп керә һәм гомерлеккә шунда кысылып кала. Терелгәч, Курск дугасын азат итүдә катнаша. Инвалидлык буенча сугыштан азат ителгәннән соң, Үтәмешкә әйләнеп кайта.

Военкомат аны Апас районы Кызыл Тау мәктәбенә военрук итеп җибәрә. Авыл кибетендә сатучы булып та эшли. 1945нче елның августыннан 1947нче елның сентябренә чаклы “Берлек” колхозында бухгалтер була. 1947нче елда үз авылы кызы Гыйләҗева Нәгыймә Гыйлаҗ кызына өйләнә. 4 балалары туа. 1948 елда гаилә Үзбәкстанга күченә. Хәйретдин Саләх улы анда 1950 нче елга кадәр райсобеста бухгалтер булып эшли. Кире Үтәмеш авылына әйләнеп кайткач, 9 ел буе Ындырчы авыл Советы сәркатибе була. Шуннан соң, 1969-1971 елларда Югары Ындырчы авыл Советы председателе булып эшли. 10 ел Үтәмеш авыл клубын җитәкли. 1978нчы елдан 1988 елга кадәр иминиятләштерү агенты булып эшли. 1994 нче елдан 2008 нче елга кадәр Үтәмеш авылының имамы итеп сайлана.

Хәйретдин ага Сәлахов гомеренең соңгы көннәренә кадәр балалары, килене тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерде. Илдәге соңгы яңалыклар белән танышып барды, район тормышы өчен янып-көйде, киңәшләрен бирде, ил-көнгә тынычлык теләде.

Саләхов Хәйретдин Саләх улы батырлык үрнәге булды. Аның батырлыгы, горур, якты исеме йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Саләхов Хәйретдин Саләх улының балаларының, барлык якыннарының, туганнарының авыр югалту кайгысын уртаклашабыз.

Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы,

Булат Әхмәтҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе,

Наил Җантемиров, район хәрби комиссары.