Чирмешәннән Галия Камалова тәрәзәсендәге утлар төнге 1дә, 2дә генә сүнә
Ул – бер үк вакытта гипстан фигуралар коючы, укытучы, тегүче, компьютер төзәтүче, ремонтчы, спортчы, мотоциклчы һәм гитарачы.
Никадәр һөнәргә ия ул!
Мин аны гипстан фигуралар коючы буларак кына белә идём, ә әңгәмә барышында, һөнәрләре, шөгыльләре турында ишеткән саен, соклануым артты. Галия Камалова гипстан фигуралар коючы, физика-информатика укытучысы, тегүче һәм компьютер төзәтүче, туйларга казлар пешерүче, электрчы, спортчы, мотоциклчы, гитарачы...
Галия Минкирам кызы һөнәре буенча физика-информатика укытучысы. Ул мәктәптә укыганда ук тегү теккән, утызимәнлеләр аны шул яктан да белә. Компьютерлары, ноутбуклары ватылган авылдашлары да остага мөрәҗәгать иткән.
Нәселдән килгән осталык
-Тегүчелек нәселдән киләдер, әнием тегүче иде. Сугыштан соңгы елларда бабай да халыкка киемнәр теккән дип сөйли әби, — дип хатирәләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем. – Тагын бер шөгылем – туйларга казлар пешерү. Әлмәт районында яшәгәндә мондый эшне дә башкарып карадым.
Уты төнге 1дә, 2дә сүнә
Якташыбыз Чирмешәнгә күченеп кайтканчы ук гипстан фигуралар ясау белән шөгыльләнә башлый. Район үзәгенә кайтып төпләнгәненә дүрт ел. Биредә йорт сатып алып, бер бүлмәне үзенә остаханә итеп җиһазлаган.
-Төп көчемне гипстан фигуралар ясауга багышлыйм: хуш исле шәмнәр ясаучыларга кашполар, буяу өчен (расскраска) төрле фигуралар, шкатулкалар коям. Айга 1000-1500 данә әйбер әзерләп, заказчыларга озатам, — ди Галия. – Минем көнем сәгатьләп бүленгән, балаларны мәктәпкә, бакчага озатканнан соң төнлә ясаган фигураларны буяп, төрәм. Аннан соң яңа заказларны ясый башлыйм. Утым төнге 1-2ләрдә генә сүнә. Көздән алып язга кадәр шундый режимда яшим, җәен заказлар кими.
Ниятләр зурдан
Үзмәшгуль якташыбыз зур планнар, хыяллар белән яши. Киләчәктә цех төзеп, җитештерүне арттырырга, эшчеләр җәлеп итәргә дә ниятли. Галиянең энергиясе ташып тора. Мин килгәндә дә аның 3D принтеры эшләп тора иде, анда яңа фигураның элементлары ясала. Бу техниканы ул 2022 елда ук үзендә булдырган. Останың өй каршын стеклопластикадан ясалган фигуралар бизи.
-Бусы әле яңа тәҗрибә. Махсус дәфтәр алып барам, башка килгән фикерне шунда язып куям. Яңа идеяне 72 сәгать эчендә эләктереп калсаң гына. Әгәр өч көн эчендә бу эшкә алынмасам, онытыла. Мондый вакытта мин төн йокламыйча эшләргә әзер, — дип бирелеп сөйли ул. – Силиконнан формалар ясыйм, алардан башкаларда булмаган фигуралар коям.
Барын да үзе эшли
Әңгәмәдәшемне тыңлаган саен соклануым арта. Заказлар кимегән вакытларда тик тормый ул, ипотекага алган йортында ремонт ясый: түшәм дә тарттыра, электрчы да үзе, стенага үзе ясаган плиткаларны ябыштырган. Галия эретеп ябыштыручы да эзләми, агрегаты үзендә, күршесе белән ике арада койма ясап куйганнар, тимер ишекне дә үзе урнаштырган.
Арыганда – спорт, гитара, мотоцикл
Спорт — якташыбызга энергия бирүче бер чыганак.
-Физик һәм рухи яктан арыгында миңа спорт көч бирә, атнага 2-3 көн үземә вакыт табам. Кышын чаңгыда йөрим, җәен йөгереп кайтам, волейболга йөрим. Ә инде бернәрсә дә булышмаса, гитарада уйнап алам, — диде Галия Минкирам кызы. – Тизрәк җәй җитсен иде, гаражда мотоцикл көтә, бер җилдереп кайтасы килә.
Мин бары үземә генә ышанам
Яшьли тормыш сынаулары аша узган кыз авырлыклар алдында сыгылмаска өйрәнгән.
Галиянең тормышы җиңел булмаган. Бала чагында әнисе авырып киткәч, ул балалар йортына эләгә, 7 яшенә кадәр анда яши. Аннары Утыз Имәндәге әбисе һәм бабасы тәрбиясендә үсә. Юлын үзе ярырга туры килә. Ни кызганыч, гаилә тормышы да барып чыкмый: бүген ул ике кызын һәм улын ялгызы үстерә.
-Бары үземә генә ышанам, тотынган эшемне ахырына кадәр җиткерәсемне беләм, кемнеңдер ярдәменә өметләнмим, — диде әңгәмәдәшем.