Воскресенье, 25 января 2026 16:53

Әле кичә генә кебек, бер борчусыз студент идек...

Әле кичә генә кебек, бер борчусыз студент идек...

Бүген, 25 январь көнне – «Татьянин день», башкача әйтсәк, студентлар көне. Шул уңайдан, күңелле истәлекләрне барладык.

Олег Фазылҗанов, Татарстанның халык артисты:

– Студент чак – белем алырга ашыккан вакыт. Әти-әни яныннан киткәннән соң, тормышны мөстәкыйль алып барасың, бөтенесенә дә үзең җавап тотасың – үзеңчә яши башлыйсың. Уку миңа җиңел бирелде. Студент булып интектем дип әйтә алмыйм. Һәрвакыт укытучылар тарафыннан хөрмәт тойдым.

Һәр студентка да кайда һәм ни өчен укыганын белү зарур. Аннары үкенерлек булмасын. Кергәнче чыгуыңны уйла, диләр. Шуңа күрә укырга кергәч, нәрсә өчен укыганыңны белергә кирәк. Театр училищесының беренче курсында укыганда эшли башладым. Ул яктан мин бик бәхетле, чөнки укыганда ук профессиональ артистлар белән эшләп, тәҗрибә тупладым.

Яшь чактагы вакыйгалар кызыклы хатирәләр булып искә төшә. Люция Хәмитова белән бергә укыдык. Исемдә, параларда мин татарча нәрсә дә булса сөйлим, ә Люция укытучыларга рус теленә кирәкле тәрҗемә ясап барды. Авыл баласы рус телен начар белә бит инде.

Укытучыларыма рәхмәт, хәлгә керәләр иде. Дәрескә килмичә калганда, журналларның югалган чаклары да булды. Элек без иртәгә нәрсәнең ничек буласын белеп яшәдек, шуңа күрә күңелебез белән тыныч идек.

Василий Иванов, блогер тракторист:

– Янил техник училищесында тракторчы-машинист белгечлеге буенча укыдым. Студент еллары барыбер күңелле, рәхәт чак инде ул. Эшлисе юк, әти-әни җилкәсендә, гаилә кору турында да уйламыйсың әле ул вакытта. Тормышны бик җиңел кабул итәсең, бер нәрсә турында кайгырмыйсың. Бергә укыган кайбер малайлар белән сөйләшкәләп торабыз. Тик әле укып чыкканнан бирле бер мәртәбә дә очрашкан юк. Йә вакыт булмый, йә башка сәбәпләр аркасында. Бер очрашып, шул чакларны искә алып, сөйләшеп утырсак, әйбәт булыр иде. Студент тормышы барысына да өйрәтә. Шәһәр – ул авыл түгел, кешеләр белән сөйләшергә, мөнәсәбәт корырга өйрәнәсең. Армиягә китәр алдыннан да бер тәҗрибә булды ул еллар.

Юлия Марышева:

– Студент булу – балалыктан зур тормышка басуның иң рәхәт, кызыклы чоры, мәшәкатьләрнең җиңел хәл ителә торган вакыты. Нәкъ шул чактан мөстәкыйль тормыш башлана. Зур тормышка аяк басканда авырлыклар шактый була, чөнки күп нәрсәне белмисең. Кечкенә генә проблема зур булып тоела: параларда озаклап утырырга, төннәр буе дәресләргә әзерләнергә туры килә, йокы туймый... Туган өеңне, әти-әниеңне сагыну хисе биләп ала.

Хәтерлим, тулай торакта торганда тәрәзә төбендә утырганга күрә, актлар залына идән юарга җибәрделәр. Сессия вакытында аяк киеменә биш сумлыкны салып, имтиханга керә идём. Булыша иде бит! Барлык имтиханнарны җиңел биреп бардым. Ләкин, күңелле истәлекләр искә төшсә дә, яңадан студент булырга теләмәс идём. Миңа укуга караганда, эшләве җиңелрәк.