Четверг, 06 августа 2026 20:20
Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы ачык!
Әлеге платформада 4,8 мең предприятиедән 15 меңнән артык лауреат бар.
Безнең Саба районыннан Электрон мактау тактасына 114 кеше куелган – бу безнең төрле өлкәләрдә эшләүче иң яхшы белгечләр. Лауреатлар үзләрен әлеге сылтама аша кереп gordost.tatar.ru. платформасында таба алалар.
Исегезгә төшерәбез, электрон мактау тактасын булдыру инициативасы белән республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чыкты. Кандидатлар хезмәт коллективлары тарафыннан тәкъдим ителде, ә төп таләпләр эш стажы һәм югары һөнәри нәтиҗәләр иде. Хәзер платформада 4,8 мең предприятиедән 15 меңнән артык лауреат бар.
Иң яхшы хезмәткәрләрнең исемнәре ел саен яңартылачак.
Опубликовано в
Экономика и жизнь