Татарстан медикларын «НОВАМЕД-2026» форумы кысасында Олимпиадада катнашырга чакыралар
«НОВАМЕД-2026» медицина эшләнмәләре әйләнеше» VI Бөтенроссия форумы кысасында Россия төбәкләренең медицина хезмәткәрләре арасында олимпиада үткәреләчәк. Чара Казанда узачак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, олимпиадада катнашуга заявкалар 16 июньгә кадәр кабул ителә.
Максаты – медицина эшләнмәләрен кулланып, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү осталыгы һәм күнекмәләрен бәяләү, шулай ук илебездә җитештерелгән продукцияне таныту.
Олимпиадада катнашучылар үзләренең лидерлык сыйфатын үстерә, теоретик белемнәрен чынбарлыкка якын шартларда тәҗрибәдә куллана һәм һөнәри эшчәнлегендәге шартлар үзгәрүгә бик тиз җайлашурга өйрәнә алачак.
Ярышта ашыгыч медицина ярдәме белгечләре, акушер-гинеколог, реаниматолог, педиатр һәм шәфкать туташлары катнашачак.
Олимпиада 3 этапта уза. 21 июньдә Казан медицина көллиятендә брифинг, жирәбә салу һәм җиһазлар күрсәтү, шулай ук сайлап алу туры булачак. Финал 22 июньдә, командалар өчен индивидуаль график белән, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта үткәреләчәк. Олимпиадада җиңүчеләргә тантаналы чарада кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук алар әйдәп баручы ашыгыч медицина үзәкләрендә алдынгы тәҗрибәләр белән танышу мөмкинлеге алачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.