Язгы чәчүгә лаеклы өлеш: Әбүзәр Миргаязов «Әнәк» басуларына орлык ташый
«Әнәк» агрофирмасында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Бу мөһим кампаниядә һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Шуларның берсе — Качкын авылында яшәүче Миргаязов Әбүзәр Кәрим улы.
Пенсия яшендә булуына карамастан, Әбүзәр абый өйдә утырырга күнекмәгән. Ул шәхси йөк машинасы белән басуларга чәчүлек орлыклар, ашлама ташып, игенчеләргә зур ярдәм күрсәтә.
— КамАЗда күптән эшлим инде. Пенсионер булсам да, өйдә генә ята алмыйм. Язгы чәчү — авыл кешесе өчен изге эш. Ярдәм кирәк булгач, читтә калып булмый, — ди ул.
Хәзерге вакытта ул өзлексез рәвештә ашлама һәм көнбагыш орлыкларын кырларга ташый, чәчкеч агрегатларын вакытында чәчүлек белән тәэмин итеп тора. Бу эш чәчү темпын саклауда аеруча мөһим.
— Ташып торабыз, өзеклек булмасын дип тырышабыз. Һәр эш үз вакытында башкарылырга тиеш, — ди Әбүзәр абый.
Аның сүзләренчә, кырда хезмәт куючы механизаторлар да үз эшләренә бик җаваплы карый. Алар иртә таңнан ук эш башлый, кичкә кадәр туктаусыз хезмәттә.
— Механизаторлар бик тырыш. Иртәнге алтыда ук басуда булалар, кичкә кадәр эшлиләр. Намус белән хезмәт куялар, — ди ул.
Авыл кешесе өчен язгы чәчү — гади эш кенә түгел, ә зур җаваплылык. Шуңа күрә Әбүзәр абый да бу кампанияне һәркемнең уртак бурычы дип саный.
— Хәзер тырышып эшләсәк, көзен мул уңыш алачакбыз. Икмәк булса — ил дә тук, халык та тук була. Шуңа күрә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш, — ди ул.
Үз чиратында, Әбүзәр абый кыр батырларына изге теләкләрен дә җиткерде: сәламәтлек, сабырлык, техника ватылмыйча, эшләренең уңышлы баруын теләде.
Язгы чәчү — уртак тырышлык җимеше. Һәм нәкъ менә шундый фидакарь, хезмәт сөючән кешеләр аркасында ул уңышлы уза.