Суббота, 14 марта 2026 08:41

Рөстәм Миңнеханов: Терлекләрне һәм продукцияне рөхсәтсез кертүне туктатырга кирәк

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде. Киңәшмә гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, киләсе җомгада, 20 мартта, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Күп санда дин тотучылар мәчетләргә, дини учреждениеләргә йөриячәк. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Мөселман диния нәзарәте мөхтәсибләренә, хокук саклау органнары белән берлектә, дини учреждениеләрдә бәйрәм гыйбадәтләре уздырыла торган урыннарда җәмәгать тәртибен һәм иминлекне саклауны тәэмин итү буенча барлык кирәкле чараларны күрергә кушылды.

Чәршәмбе, 18 мартта, без илебездә Кырымның Россиягә кушылуының 12 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: Кырым язы бөтен дөньяга Россиянең үзенекеләрне ташламавын, һәрвакыт тарихи дөреслекне һәм гражданнарның хокукларын яклау сагында торуын күрсәтте. Кырымның Россия белән кушылуы безгә бердәмлегебезне һәм милли тиңдәшлегебезне ничек сакларга, үз тарихыбызны истә тотарга һәм хөрмәт итәргә, бөек илебезнең киләчәге турында кайгыртырга кирәклеген искә төшерә, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы белән Кырым, шулай ук Севастополь арасында хезмәттәшлек һәм ышаныч мөнәсәбәтләре урнаштырылган, Бакчасарай районы белән гуманитар һәм мәдәни багланышлар үсә. "Кырымның Россиягә кушылу көненең алдагы еллыгы кысаларында урыннарда хакимият органнарына тиешле чаралар оештырырга кирәк, — диде Татарстан Рәисе. Без бүген Кырымның ничек үзгәрүен күрәбез. Без боларның барысын да үз күзләребез белән күрәбез һәм бу вакыйгаларда актив катнашабыз. Татарстанның Кырым җитәкчелеге, Севастополь җитәкчелеге белән яхшы элемтәләре бар. Без киләчәктә дә бу юнәлештә эшләячәкбез».

Рөстәм Миңнеханов күтәргән тагын бер мөһим тема хайваннар авырулары буенча имин булмаган хәлгә кагыла. Ул искәрткәнчә, Россельхознадзор белешмәләре буенча, илнең 15 төбәгендә, шул исәптән Татарстан белән күрше Удмуртия һәм Чувашиядә хайваннар инфекциясе ачыкланган. Анда терлекләрне һәм продукцияне башка җиргә илтүне тыю кертелгән. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Рәисе республикабызга куркыныч инфекцияләр кермәү чараларын көчәйтергә кушты.

«Терлекләрне һәм продукцияне рөхсәтсез кертүне туктатырга кирәк, — диде Рөстәм Миңнеханов. – Баш ветеринария идарәсенә, Россельхознадзор идарәсенә, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ белән берлектә, юл-патруль хезмәтләренең стационар һәм күчмә постларына контрольне көчәйтергә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә хуҗалыкларда терлекләр асрауның ябык режимын тәэмин итәргә, шулай ук дезинфекция ясарга, чит кешеләргә объектларга керүне тыю кушылды».