Кайбычта өч районның хоккейчылары арасында ярыш узды
«Кайбыч» боз мәйданында район башлыгы кубогына Кайбычтан ике команда, Апас һәм Чүпрәле районнарыннан берәр команда катнашында хоккей турниры үткәрелде.
Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, ярышта катнашучы командаларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде һәм барысына да яхшы уен теләде.
— Күркәм традиция буенча без ел саен тирә- күрше районнар командалары катнашында хоккей турниры үткәрәбез. Безнең чакыруны кабул итеп, ярышка килүегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Без күрше районнар белән аралашып яшибез, бер-беребезгә ярышларга йөрибез. Дуслык җепләре алга таба да өзелмәсен иде. Бүгенге матур, гадел уен күрсәтерсез дип ышанам, — диде Альберт Рәхмәтуллин.
Ярышның беренче уены Кайбыч-2 һәм Чүпрәле районы командалары арасында барды. Кайбычлылар командасы нигездә мәктәп укучыларыннан тупланган, тәҗрибәләре дә җитеп бетми. Быелгы ел бик карлы булганлыктан, бураннарда тренировкалары да тиешенчә булмады. Шуңа күрә, боз сараенда ел әйләнәсе уйнаган чүпрәлелеләр безнекеләрне 6:0 исәбенә җиңде.
Икенче уенда Кайбычның ир-егетләр командасы Апас командасы белән көч сынашты. Уен башында ук кайбычлылардан Руслан Магомедов, бер алка кертеп, исәпне ачты. Озак та үтмәде, апаслылар исәпне тигезләде. Фәнил Миңнуллин, бер алка кертеп, кайбычлыларны алга чыгарды. Икенче, өченче периодта Апас командасы бер-бер артлы биш алка кертүгә иреште һәм 7:3 исәбенә җиңү яулады.
Кайбычның ике командасы арасында барган көрәш ир-егетләр командасының 5:0 исәбенә җиңүе белән тәмамланды. Берөзлексез кар явып торуга карамастан, бозда уен көчле барды. Уенны туктатып, боз мәйданын трактор, хоккейчылар ярдәме белән еш чистартып торырга туры килде.
Чүпрәле-Апас командалары арасында уен кызу барды. Шуңа карамастан, апаслыларга җиңелү ачысын татырга туры килде (6:1).
Бозда уен барышын әтиле- уллы Рафис һәм Рәсим Ильясовлар гадел хөкем итте. Аларның хөкем итүенә бер командадан да шикаять ишетелмәде.
Көн дәвамына сузылган ярышта Чүпрәле районы командасы җиңүгә иреште һәм күчмә кубокка лаек булды. Икенче урынны Апас районы командасы яулады. Кайбычның беренче командасы өченче урынга чыкты.
Ярышта иң яхшы уенчылар да билгеләнде. Кайбыч-1 командасыннан Айдар Хикмәтуллин иң яхшы сакчы (защитник), Чүпрәледән Илфат Җамалетдинов иң яхшы капкачы, Апастан Булат Сафин иң яхшы һөҗүмче булып танылды. Призлы урыннарга чыккан командаларга, иң яхшы уенчыларга күчмә кубокны, бүләкләрне яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Эльза Шебалова белән спорт мәктәбе директоры Айрат Кәлимуллин тапшырды.
СВО сугышчысы Айдар Хикмәтуллин: «Балачактан хоккей уйнап үстем»
Район башлыгы призына узган хоккей ярышында СВОдан ялга кайткан Айдар Хикмәтуллин да уйнады.
Хоккейчыларны сәламләгәндә, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин безнең командадагы уенчылар арасында әле шушы көннәрдә генә махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Айдар Хикмәтуллинның да булуын әйтте.
— Узган елларда район башлыгы кубогына хоккей буенча үткәрелүче турнирда Айдар Хикмәтуллин һәр уенда Кайбыч данын яклап чыгыш ясый иде. Башка берәү булса, ялын гаиләсе, туганнары янында тыныч кына үткәрер иде. Ә Айдар андыйлардан түгел. Ул, районыбызның чын патриоты буларак, әлеге уеннарда катнашырга махсус килде, рәхмәт аңа. Үз теләге белән контракт төзеп, илебез сагында торучы якташыбызга тирән рәхмәтемне белдерәм, тизрәк җиңү белән туган якларга кайтуларын телим, — дип, Альберт Рәхмәтуллин батыр якташыбызга истәлекле бүләген тапшырды.
Айдар Хикмәтуллин Колаңгы поселогында туып-үскән. Гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Тормыш иптәше Лилия, кызлары Милана, Ралина аның ялга кайтуын сагынып көтеп алган.
— Мин махсус хәрби операция зонасына узган елның 1 сентябрендә контракт буенча хезмәт итәргә киттем. Һөнәрем буенча — инженер-элемтәче. Дусларымның күбесе Ватан сагында булгач, мин дә читтә кала алмадым. Мәктәп елларыннан ук, кечкенәдән хоккей уйнап үстем. Хоккей ярышы буласын ишеткәч, мин дә катнашырга булдым,— диде Айдар Хикмәтуллин.