Апаста батыр райондашларны искә алдылар һәм дәүләт бүләкләре тапшырдылар
Апас районында махсус хәрби операциядә катнашкан һәм һәлак булган райондашларның якыннарына, шулай ук хәрби операция ветеранына дәүләт бүләкләре тапшырылды.
(3 август, «Апастово-информ»).
Район хакимияте залында тантаналы чара узды. Анда Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, район башлыгы Айрат Җиһаншин, район хәрби комиссары Наил Җантемиров катнашты.
2026 ел Россиядә — Халыклар бердәмлеге елы, ә Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Бу карарлар тарихи хәтерне саклауның, яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең һәм хәрбиләр гаиләләренә ярдәм күрсәтүнең әһәмиятен тагын бер кат ассызыклый.
Чара башында Ватанны саклау юлында батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп һәлак булган райондашларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Югары Акхуҗа авылында туып-үскән Илдар Нигъмәтуллинның әти-әнисенә улының дәүләт бүләкләре — «Кыюлык өчен» медале һәм Изге Георгий орденының IV дәрәҗә Георгий тәресе билгесе тапшырылды. Илдар Нигъмәтуллин 2025нче елның 9 гыйнварыннан хәбәрсез югалган дип санала.
Апас бистәсендә яшәүче махсус хәрби операция ветераны Рамил Фәттахов «Батырлык» ордены белән бүләкләнде. Райондашларыбыз Олег Ларин һәм Зур Күккүз авылыннан Динар Әскәров та һәлак булганнан соң “Батырлык” орденына ия райондашларыбыз.
— Бүген батыр егетләребез арабызда юк. Әмма аларның һәркайсы безнең күңелләрдә мәңге сакланачак. Без аларның якыннарын игътибарсыз калдырмыйбыз, һәрвакыт ярдәм итеп торабыз. Авыр кайгыларын уртаклашабыз, сабырлык һәм исәнлек-саулык телибез, — диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин да һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә һәм ветераннарга ихтирам сүзләрен җиткерде, аларның батырлыгының ил тарихында лаеклы урын алып торачагын билгеләп үтте.