АЗСтагы чират өчен килгән штрафларны гамәлдән чыгарачаклар
Россия Эчке эшләр министрлыгы ягулык салу станцияләрендә чиратта торган өчен штрафка тартылган машина йөртүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен караячак һәм андый штрафларны гамәлдән чыгарачак.
Ведомствоның рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр иткәнчә, сүз АЗСларда ягулык салдыру өчен озын чиратлар аркасында туктау һәм парковка кагыйдәләрен бозу буенча чыгарылган административ карарлар турында бара.
Элегрәк Саратов өлкәсе Думасы депутаты Денис Буланов Эчке эшләр министрлыгына әлеге штрафларны гамәлдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән. Башта аңа моның өчен нигез юк дигән җавап бирелгән булган.
Соңрак Эчке эшләр министрлыгы позициясен үзгәртте. Ведомствода белдерүләренчә, әгәр машина йөртүче АЗСтагы чират аркасында мәҗбүри рәвештә туктаган булса һәм тиешле мөрәҗәгать белән чыкса, һәр очрак аерым каралачак.
Министрлык аңлатуынча, хокук бозуның әһәмиятсез булуы яки машина йөртүченең мәҗбүри шартларда эш итүе исәпкә алынып, административ штрафны гамәлдән чыгару турында карар кабул ителергә мөмкин.
Моннан тыш, Саратов өлкәсендә мондый штрафлар теркәгән ике автоматик фото- һәм видеофиксация комплексы 1 июльдән эшен туктаткан.