Понедельник, 27 апреля 2026 17:00

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Б.И. Тихомиров исемендәге премия тапшыру тантанасында катнашты

Бүген Мәскәүдә Б.И. Тихомиров исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Искәртәбез, күренекле Совет һәм Россия проектлаучысы Борис Тихомиров хөрмәтенә премия 2022 елда «Технодинамика» АҖ тарафыннан РФ Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә РФ Машина төзүчеләр советы белән берлектә гамәлгә куелды.

Премия ел саен конкурс нигезендә төзелеш тармагы хезмәткәрләренә сәнәгать билгеләнешендәге объектларны проектлауга һәм төзүгә, алдынгы инженерлык хәл ителешләрен гамәлгә кертүгә зур өлеш керткән проектлар өчен бирелә.

Оештыру комитеты рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Борис Тихомиров исемендәге премияне тапшыру инде традицион вакыйгага әйләнде, диде.

Бу кешенең эшкә тугрылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге – барысы өчен дә лаеклы үрнәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Борис Тихомиров килү белән Гипронииавиапром оборона-сәнәгать комплексының проект оешмалары бөтен илгә танылды, һәм бүген инженерлар һәм төзүчеләрнең роле икътисад өчен бик мөһим.

Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, заманча җитештерүләрне эшләтеп җибәрү, илнең технологик лидерлыгын тәэмин итү сәнәгать төзелеше белгечләренең профессиональлегенә турыдан-туры бәйле, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, бүген төзүчеләр, инженерлар, проектантлар Россиянең яңа территорияләрен торгызуда актив катнашалар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Татарстанда төзелеш тармагы, кыенлыкларга карамастан, яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Узган 2025 елда төзелеш күләме 1 млрд сумнан артып киткән, зур өлеш сәнәгать төзелешенә туры килә.

Сәнәгатьтә эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла, яңа җитештерүләр эшли башлый. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада төзелеш өлкәсендә 48 республика программасы, шулай ук илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында зур күләмдә капиталь ремонт гамәлгә ашырыла.

«Бүген без тармакның Россия дәүләте файдасына тырышып эшләүче иң яхшы вәкилләрен бүләклибез, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Сездән төзелеш комплексы эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр көтәбез, аларны без Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышында карый алыр идек» (искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов — Россия Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе).

Чыгышының азагында Татарстан Рәисе без бергәләп теләсә нинди бурычны хәл итә алачакбыз, дип ышандырды.

"Борис Иванович Тихомиров шәхесенең киң колачы һәм аның хөрмәтенә премия -бу бик җитди мотивлаштыручы фактор. Хәзер безгә мондый ориентирлар һәм һөнәргә хезмәт итүнең мондый мисаллары бик кирәк. Премиянең төп әһәмияте — Россия инженерлык мәктәбен торгызу мөмкинлеге. Шуңа күрә без, экспертлар, Россия инженеры һәм проектлаучысының югары стандартына туры килергә тырышучыларга рәхмәтле", — диде Россиянең баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов.

Чарада Россия Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Сергей Музыченко, Ростех дәүләт корпорациясе һәм РФ Машина төзүчеләр берлеге вәкилләре катнашты.

Быел Борис Тихомиров исемендәге премия лауреатлары 15 оешмадан 18 белгеч булды.

Б.И. Тихомиров ис. премия түбәндәге номинацияләрдә бирелә: «Сәнәгать билгеләнешендәге объектларны проектлауга керткән өлеше өчен», «Сәнәгать билгеләнешендәге объектларны төзүгә керткән өлеше өчен», «Сынау базасын булдыруга керткән өлеше өчен», «Алдынгы технологияләрне һәм инновацион чишелешләрне керткән өчен», «Иң яхшы фәнни хезмәт», «Күпьеллык хезмәте һәм һөнәргә тугрылыгы өчен».