Вторник, 27 января 2026 20:01

1 февральдән гражданнарның ике категориясе ай саен 76500 сум акча алачак

1 февральдән гражданнарның ике категориясе ай саен 76500 сум акча алачак

Гражданнарның әлеге категорияләре шулай ук башка ташламалар алырга хокуклы.

1 февральдән «Герой-ана» мактаулы исеменә лаек булган хатын-кызларга, шулай ук Хезмәт Герое исеменә ия затларга акчалата түләүләр күләме 5,6 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Хезмәт Геройларына һәм «Герой-ана» исеме булган хатын-кызларга айлык түләү күләме 76,5 мең сум тәшкил итәчәк.

Гражданнарның әлеге категорияләре шулай ук чираттан тыш түләүсез медицина ярдәме, рецептлар буенча түләүсез дарулар, җәмәгать транспортында йөрү өчен ташламалар, шулай ук түләүсез һөнәри белем алу һәм башка ташламалар алырга хокуклы.

«Герой-ана» исеме 10 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызларга бирелә. Хезмәт Герое исеме дәүләт һәм халык алдындагы аерым хезмәт казанышлары өчен бирелә.