Понедельник, 20 июля 2026 08:16

СВОда катнашу вакытын дәүләт хезмәте стажына кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутатлары СВОда катнашу вакытын дәүләт һәм муниципаль хезмәт стажына кертергә тәкъдим иттеләр.

Тиешле закон проекты РФ Хөкүмәтенә юлланачак, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Тәкъдим буенча Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашу вакыты дәүләт һәм муниципаль хезмәт стажына кертеп исәпләнәчәк.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, мондый стаж тиешле еллар эшләгән өчен айлык өстәмә түләү билгеләгәндә, өстәмә түләүле отпускның дәвамлылыгын, бүләкләүләр күләмен билгеләгәндә һәм законнарда каралган башка гарантияләр биргәндә исәпкә алыначак.

Тәкъдим авторлары закон проекты СВОда катнашучыларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк, аларның тыныч тормышка интеграциясен гадиләштерәчәк һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең җәлеп итүчәнлеген арттырачак, дип саныйлар.