Табиб ашказаны асты бизендәге көйсезлекләрдән котылу өчен иртән нәрсә ашарга икәнен аңлатты
Табиблар бавыр һәм ашказаны асты бизе эшендәге көйсезлекләргә бәйле чирләрне торган саен ешрак ачыклый.
Авыруны ничек булдырмаска, нинди ризыклар ялкынсынуга каршы торырга ярдәм итә һәм матдәләр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый? Медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог Сергей Вялов YouTube каналында шул сорауга җавап биргән. Табиб барысын да галимнәрнең киң колачлы соңгы тикшеренүләре нәтиҗәләренә таянып аңлаткан.
«Белгечләр тикшеренү кысасында яше 40тан өстәрәк булган 120 мең кешенең мәгълүматларын барлаган. Аларның ун ел дәвамында ничек тукланулары күзәтеп барылган. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, флавоноидларга бай азык-төлек (яшелчә, җиләк-җимеш, яшел чәй, чикләвек, ясмык кебек ризыклар), әйтик, бавырда хәмер куллануга бәйле булмаган май авыруын, ягъни гепатозны кисәтүдә бик көчле чарага әйләнгән», – дип билгеләп үткән табиб.
Белгеч әйтүенчә, флавоноидлар ялкынсынуны баса, инсулинга сизгерлекне көчәйтә, күзәнәкләргә начар тәэсирне киметә.
Сергей Вялов шулай ук көненә сыйфатлы 3 чынаяк каһвәнең, бавыр эшчәнлегенә уңай йогынтысыннан тыш, шикәр чире куркынычын киметү, ашказаны асты бизе эшчәнлеген яхшырту мөмкинлеге бирүен билгеләп үткән. Моннан тыш ул ашказаны асты бизендә, бавырда көйсезлекләр булганда, алманы кабыгыннан чистартып ашарга киңәш иткән. «Мондыйларга иртән аксымлы ризык (әйтик, йомырка, эремчек, ит) һәм кабыгыннан чистартып пешерелгән алма бик файдалы булачак», – дип йомгаклаган белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.